Куркыныч авыру – кызамык кире кайтты!
Татарстанда 20 ел эчендә беренче тапкыр кызамык авыруы теркәлде. Әлегә Яр Чаллыда балалар арасында ике очрак расланды, әмма авыру үтә йогышлы. Ул вакцинация ярдәмендә бөтенләй юкка чыккан иде диярлек. Әмма соңгы вакытта әлеге йогышлы авыруның яңа чыганаклары турында хәбәрләр барлыкка килә башлады...